Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы Богдашкинский авыл җирлегендә булып кайтты.
Авыл җирлеге белгечләре белән берлектә 70 яшьтән өлкәнрәк 15 гражданның яшәү шартлары тикшерелде. Обходлар барышында социаль караклыктан саклану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча өйдә социаль ярдәмгә мохтаҗ 7 граждан ачыкланды.