Татарстанда яшәүче паравейкбординг фестивалендә катнашты

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

30 августта Мәскәү Сокольники вейк-паркы территориясендә "Бер дулкында" дип исемләнгән чара узды. Бу Россиядә мөмкинлекләре чикл кешеләр өчен вейкбординг фестивале.

Фестивальне Ксения Безуглованың “Барсы да мөмкин” хәйрия фонды, "Step2wake" вейкборд җитештерүче һәм экстремаль спорт төрләре буенча Youtube каналын булдыручы Роман Смолкин оештырды.

Чараның максаты – инвалидлыгы булган кешеләргә яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирү, яңа спорт төре белән танышу.

Фестивальдә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербург, Казан, Себер, Урал һәм Ерак Көнчыгыштан 12 дә артык катнашучы булды. Татарстан вәкиле Ольга Селиванова эләге фестивальгә “Татарстан энҗесе” конкурсы оештыручылары чакыруы буенча килде. Сүз уңаенда, бу бәйгедә ул 2015 елда катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вейкбордка беркетелә торган махсус креслолар әзерләнә һәм спортчылар суда утырып шуа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International