Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 5 нче сентябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 616 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 189 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,61% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 228гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2860 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 306 кеше эшсез дип танылган, шуларның 283е – моңа кадәр хезмәт куйган. 42 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.