Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4083 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 60 кешегә азрак.
Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1224, 1020, 451, 359 һәм 349 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Чистайда һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Бүгенге көндә әлеге моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 51 һәм 3 эшсез кеше исәптә тора.