"Шатлык" приюты карамагындагы балалар Бесланда һәлак булганнарны искә алдылар

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

3 нче сентябрь –ул Россия тарихында “Терроризмга каршы көрәш бердәмлеге көне” истәлекле көннәрнең берсенә әйләнде. Әлеге көн 2004 нче елның 1-3 нче сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале көн белән бәйле. Шушы терракт нәтиҗәсендә террористлар кешеләрне өч тәулек буена тоткында тоттылар. Аларның кубесе шунда һәлак булдылар.

Әлбәттә,  Питрәч муниципаль районының “Шатлык” социаль приюты да әлеге чарадан читтә калмады. 3 нче сентябрь көнне тәрбияче Галимҗанова Ләйсән Минвазыховна “Без хәтерлибез...”дигән исем астында чара  уздырды.

Чарада балалар терроризм, Беслан шәһәрендә булган фаҗига, шулай ук 3 нче сентябрь Рәсәйдә әлеге террактта һәлак булучыларны искә алу көне икәнлеген белделәр. Күңел тетрәндергеч презентация карадылар. Тында алмыйча трагедиягә кагылышлы мәгълүматлар тыңладылар. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара күккә шарлар җибәрү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International