Октябрь аенда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар арасында "Минем яшь – минем байлык" Республика конкурс-фестиваленең икенче (зональ) этабы узачак.
Чараның максаты булып өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру тора.
Конкурс-фестиваль өч этапта үткәрелә: сайлап алу этабы, зональ этабы, финал этабы.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.