7 сентябрь көнне Чаллыда "Робинзон" региональ хәрби-патриотик слеты үтәчәк.
Уенда 15 команда катнашачак. Алар арасында Әгерҗе районы "Ласка" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Балык Бистәсе районы "Акчарлак" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Мамадыш районы “Өмет” балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Саба районы "Тургай" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Әлки районы "Каенкай" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Алексеевск районы "Кайгырту" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Минзәлә районы "Тургай" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Бөгелмә районы "Ялкын" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Түбән Кама районы "Балкыш" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты, Баулы районы "Гаилә", Питрәч районы "Шатлык", Яшел Үзән районы "Гнездышко", Яр Чаллы шәһәре "Асылташ" балалар һәм яшүсемрләр өчен социаль приюты һәм башкалар.
Һәр команда "Визитная карточка" әзерләргә тиеш. "Робинзон" гадәттәгечә 3 этапта уздырыла: катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен күрсәтергә, хәрби-спортта физик көчләрен күрсәтергә тиеш.
Нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм призлар тапшырылачак.