Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Карадуган авылында яшәүче Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август көнне 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, җаваплылыгы чикләнгән «Уңыш» җәмгыяте рәисе Гомәр Хәсәнҗановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International