Белем көне алдыннан Яр Чаллы "Ышаныч " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Безнең мирас" хәйрия фонды ярдәмендә социаль хезмәт алучы беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасы оештырды.
"Традиция буенча кунакларны әкияти персонажлар котлады. Утыз ике беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары алды", - дип сөйли социаль эш буенча белгеч Татьяна Кузнецова.