"Яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина 15 социаль ярдәм алучы бала өчен "Татарстан - минем республикам" дип исемләнгән чара үткәрде.
Дәрес башында социаль педагог балаларга бәйрәмнең тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде. Аннары барлык катнашучылар Татарстан Республикасы башкаласы – Казан буенча виртуаль экскурсиягә китте. Видеоматериаллар аша балалар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты.
Ахырда социаль педагог балаларга Татарстан флагын символлаштырган тасма өләште.