Яшел Үзән районы эш бирүчеләренә халыкны эш белән тәэмин итү вакытлы программаларында катнашырга тәкъдим ителә

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Узган пәнҗешәмбе көнне, 31 августта, Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә булып узды.

Чарада «Зеленодольский молочноперерабатывающий комбинат» АҖ, «Санаторий «Сосновый Бор» ҖЧҖ, «Зеленодольское предприятие «Эра» АҖ, Зеленодольский психоневрологический диспансер – филиал ГАУЗ «РКПБ им.ак.В.М.Бехтерева», «Зеленодольский механический колледж», ТЦ «Эссен» г.Зеленодольск ҖЧҖ «Оптовик», ГАУСО «Зеленодольский психоневрологический интернат» һәм ҖЧҖ «Экспресс» предприятиеләр һәм учреждениеләр вәккилләре катнашты.

Очрашу кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, эш бирүчеләр белән мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру турында да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International