“Өмет чаткысы” үзәгендә “Матурлык һәм шатлык” көне

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Матурлык һәм шатлык көне” чарасы үтте. Аны Арча шәһәрендә яшәүче, “Нечкәбил” Республика күләм бәйгесендә катнашучылары оештырды.

Бу чарада балалар өчен уеннар үткәрделәр, камырдан эшләнмәләр ясадылар, сабын куыгыннан шоу күрсәттеләр. Әниләр өчен бизәндерү буенча мастер-класс, шулай ук “VENERAMOISEEVAмода һәм дизайн студиясе” модалар күрсәттеләр. Бәйрәм азагында чәй артында әниләр психолог белән балаларны тәрбияләүдә чыккан проблемалар турында сөйләште. Ата-аналар сүзләренчә, мондый бәйрәм аларга шатлык, күңелле мизгелләр бүләк итте.  

      Бәйрәм  ахырында һәрбер балага  бүләк өләштеләр. Алар да, ата-аналар да бик канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International