Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүгә йомгак ясый

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 2017 елның каникул вакытында 797 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Әлеге вакыт аралыгында эш бирүчеләр белән 513 кеше вакытлыча эшкә урнаштыру турында 88 килешү төзелде. Калган 284 балигъ булмаган муниципалитет хисабына эшкә урнашты.

Яшүсмерләрне актив рәвештә эшкә урнаштырган оешмалар арасында "ТНГ-Групп" ҖЧҖ, "БЭНЗ" ААҖ, Бөгелмә педагогика көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, сәламәтлек саклау учреждениеләре булды.

балигъ булмаган гражданнарның эше предприятиеләр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру, мәктәпләрдә косметик ремонтлар башкару һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International