Реабилитанты центра «Милосердие» учатся грамотно распределять свое время

31 марта 2021 г., среда

29 нчы март көнне Кукмара районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Эш беткәч уйнарга ярый» дип исемләнгән мультипликацион фильм карау оештырылды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Мультфильмның сюжеты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигыренә нигезләнгән. Шагыйрь үз әсәрендә балаларга мөһим эшләр тәмамланганнан соң гына ял итәргә мөмкин булуын аңлата.

Мультфильм караганнан соң, тернәкләнү узучы балалар ял, күңел ачу, шөгыльләнү вакыты буенча үз фикерләрен әйттеләр. Хезмәт һәм ял турында үз фикерләрен алар рәсемнәрдә чагылдырдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International