Яр Чаллының Комсомол районы халкына "Ышаныч" үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерделәр

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Комсомол районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Чулпан Исмәгыйлева район халкы белән "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге турында чираттагы очрашу үткәрде.

Чараның максаты булып гражданнарга “Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре” Федераль закон нигезендә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү торды.

Очрашу ахырында чарада катнашучылар учреждение эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International