Азнакай районында мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтелде

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген, ягъни 2017 елның 2 нче августында Азнакай муниципаль районының Ишкәев исемендәге ял һәм мәдәният паркында район башлыгы М.Шайдуллин катнашында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен милли бәйрәм – Сабантуй уздырылды.

Әлеге чарада Азнакай мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты. Бәйрәм барышында гражданнар белән эш эзләү буенча әңгәмә алып барылды.

Бәйрәмгә чакырылган эш бирүчеләр шулай ук үзләрендә булган вакантлы урыннар хакында аңлатма бирде. Теләге булган һәр кеше эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисында тест үтә алды. Барлыгы сәламәтлеге чикләнгән 56 гражданга һөнәри юнәлеш бирү хезмәте күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International