Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында "Чәчтараш эше" темасына дәресләр узды.
Дәрес башында катнашучылар ир-атларның чәч кисү ысуллары белән танышты, аннары социаль партнер модельдә мастер-класс күрсәтте.
Мастер-класс барышында белгеч чәч кисү нечкәлекләре турында сөйләде, машинканы дөрес кулланырга өйрәтте. Шунысын да әйтергә кирәк, алдагы дәресләрдә катнашучылар теоретик белемнәрен практикада ныгытачак.