"Ишегалды уеннары” технологияләре кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Ольга Тугашова социаль ярдәм алучы 12 бала өчен "Спорт уеннары" рекреацион дәресе үткәрде.
Балалар белән саф һавада җәяү йөрү һәм актив уеннар файдасы турында әңгәмә үткәрелде. Фикер алышудан соң, балалар белән спорт уеннары оештырылды.
Соңыннан балаларга татлы призлар өләшенде.