Яшел Үзәндә "Компьютер дизайны" программасы буенча эшсез гражданнар өчен курслар тәмамланды. Әлеге укулар "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы" акционер коммерцияле булмаган огранизация базасында узды.
Ике ай дәвамында эшсез гражданнар Corel Draw, Adobe Photoshop, Page Maker программалары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерде. Уңышлы имтихан тапшырганнан соң, тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды.