Бүген Кукмара районында Кукмара муниципаль районы Башлыгы Сергей Димитриев рәислегендә социаль-икътисади мәсьәләләр буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү директоры Әсхәт Җиһаншин инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны эш белән тәэмин итү турында доклад белән чыгыш ясады.
Кукмара районы предприятие һәм оешма җитәкчеләренә 2017 ел азагына кадәр 37% дәрәҗәсенә кадәр эшкә яраклы инвалидларны эш белән тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерелде.