"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хәйрия чарасы оештырылды.
Түбән Кама шәһәре риелтор агентлыгы вәкилләре Финия Ситдыйков һәм Гүзәл Хәмидуллина приют карамагындагы балаларга агач буенча яндырып рәсем ясау коралы, магнитлы шашка, "Лего", өстәл уеннары, туплар бирде.