“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырылды

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгендә  балалар  җырлары авторы  Раушания  Закирова һәм  аның кул астында Арча укучылар йортына йөреп, биергә һәм  җырларга  өйрәнүче укучылар хәйрия концерты күрсәттеләр.

Балалар Раушания Закирова көйләренә язылган татар телендәге җырларны бик матур итеп башкардылар.Үзәктәге балаларның һәм аларның әниләре-әбиләренең күңеленә “Эх, салават күпере”,”Чишмә”,”Әниемә” җырлары бик хуш килде. Балаларның күңелләрен   күтәрү  өчен музыкаль номерлар белән бергә “Күңелле оркестр”, “Биибез бергә” уеннры да чиратлашып уздырылды.   Балалар концерттан бик  канәгать  калдылар  һәм  яшь  башкаручыларны алкышларга күмделәр. Мондый музыкаль  чаралар тернәкләндерү  үзәгенә йөрүче балалар өчен бик файдалы һәм ул аларны берләштерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International