«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр өлкәннәр интернат-йортына кунакка йөриләр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты актив хезмәттәшлек итә. Балалар «бабай йортына» рәхәтләнеп киләләр – интернат-йортны алар яратып шулай атыйлар. Күп кенә балаларның үз әбиләре һәм бабалары юк, ә өлкән буынның – оныклары. Шуңа күрә очрашулар һәрвакыт шатлыклы өй шартларында уза.

Җиңү көне алдыннан социаль приютта тәрбияләнүчеләр өлкәннәрне компьютер грамоталылыгына өйрәттеләр, ә өлкән буын балаларны шахмат уйнарга өйрәтте. Шахмат турниры оештырылды.

Теплицада үсентеләр утырту күңелле һәм гаиләдәгечә үтте. Бабай җитәкчелегендә оныклар помидор утырттылар. Аннары бабайлар оныклары белән, гадәттәгечә, «бабай йорты» территориясе буйлап йөрделәр, шаяртулар һәм үзләре турында хикәяләр белән бер-берсенең кәефен күтәрделәр.

Чара, һәрвакыттагыча, чәй эчү һәм бүләкләр белән тәмамланды. Җылы атмосфера өлкән һәм яшь буыннарны якынайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International