Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чираттагы зональ супервизия узды. Чарада Татарстанның 8 районы социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кураторлары, шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге белгечләре катнашты.
Катнашучылар эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, Әстерхан өлкәсе белгечләренең эше тәҗрибәсе белән танышты.
Зональ супервизор – Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль белгече Энҗе Шакирова сүзләренчә, супервизия барышында социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кураторлары кызыксындырган сорауларына җаваплар тапты.