"Сәламәтлек әлифбасы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгеч Татьяна Евлентьева инвалид балалар арасында "Яшел даруханә" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балаларның дару үләннәре турында белемнәрен киңәйтү торды.
Дәрес башында белгеч безнең урманнарда, бакчада нинди файдалы үсемлекләр үсүе, кайсылары медицинада кулланылуы турында сөйләде. Шуннан соң, балаларга уен уйнарга тәкъдим ителде.
Дәрес күңелле дустанә шартларда узды.