Бүген Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.Песошин, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар.

Килешү нигезендә, Татарстан Республикасының икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларда 2017 нче елның 11 нче июленнән аена 8848 сумнан да ким булмаган күләмдә иң аз хезмәт хакы раслана (компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне дә кертеп). Бу сумма эшләргә сәләтле халыкның яшәү минимумына мөмкин кадәр күбрәк якынлаштырылган.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен исә минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум булып калачак.

ТР икътисадының реаль секторы оешмаларында иң аз хезмәт хакы күләмен федераль законнар белән тәкъдим ителгән минималь хезмәт хакына караганда 13,4 %ка күтәрү аз түләнә торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрергә, яшәү минимумыннан кимрәк эш хакы алучы хезмәткәрләр санын киметүгә ярдәм итәчәк, ди белгечләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International