Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара оештырылды.
Чара гаилә мәдәни кыйммәтләрен саклау, гаилә статусын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Социаль педагог Агата Хәертдинова балаларны бәйрәм килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннары арт-терапия технологиясен кулланып, балалар белән берлектә бәйрәм символы – ромашка белән открыткалар ясады.