Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең тәрбиячесе 29 нчы июньдә 32 инвалид бала һәм аларның ата-аналары өчен шәһәрнең ТАССРның тарихы белән бәйле истәлекле урыннар белән таныштырды. Шәһәрнең иске һәм яңа чорын искә төшерделәр, видеофильмнар карадылар.