Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләрне балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырырга өнди

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы кысаларында, агымдагы елның гыйнварыннан алып 16 июньгә кадәр Лениногорскида 482 яшүсмер вакытлыча мәшгуль.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2017 елда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру программасына 650 250 сум акча бүленеп бирелгән.

Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләрне балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырырга өнди.

Өстәмә мәгълүматны 8 (855) 955-83-51 номеры буенча алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International