Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Ориентир” проектын тормышка ашыруны дәвам итә

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

“Ориентир” һөнәри юнәлеш бирүчеп кинотеатр” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү дәресләр үткәрә.

Әйтик, 5-7 яшькә кадәрге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр нәрсә ул һөнәр, ни өчен кешеләргә һөнәр кирәклеге турында белде.

Лекцияләр барышында балалар уеннар уйнады, табышмакларга җаваплар бирде, ата-аналарының һөнәре турында сөйләде. Интерактив формада мәктәпкәчә балалар эштә эш белән тәэмин итү үзәгенең үзенчәлекләре, повар, кондитер, кулинар һөнәрләре турында белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International