Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,67% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 13 нче июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 803 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 42 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,67% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 153кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3927 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,37 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 562 кеше эшсез дип танылган, шуларның 513е – моңа кадәр хезмәт куйган. 54 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International