Экологик акция кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ленин исемендәге паркны җыештыру буенча экологик десант үткәрде.
Чараның төп максаты булып тирә-якка сакчыл караш тәрбияләү торды. Катнашучылар арасында социаль патронатта торучы 8 бала булды.
Мондый чараларда катнашу яшүсмерләрдә әхлакый сыйфатлар, игелек, табигатькә сак караш тәрбияләүдә ярдәм итә.