Яр Чаллыда 497 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итүче чараларны оештыру һәм шуңа кагылышлы мәгълүмати хезмәтләрне тормышка ашыру йөзеннән 2017 елның 8 июнендә Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре буш эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

 Ярминкәдә шәһәрнең түбәндәге 13 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты: “РариТЭК сервис компаниясе” ҖЧҖ, “Пресс-рам заводы” ПАҖ КАМАЗ, “Актимер” ҖЧҖ, “Прометей Плюс ИК” ҖЧҖ, “Комбат” ҖЧҖ, “КАМАЗ” Логистик үзәге ПАҖ һ.б.

Эш бирүчеләр барлыгы 497  буш эш урыны тәкъдим итте. Ярминкәгә барлыгы 125 кеше килде, шуның 9ына ярминкәдә катнашкан оешмаларга эшкә урнашу  өчен юллама бирелде.

Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итте: аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, укчы,  транспортировщик, кран машинисты, котельня операторы,  трамвай йөртүчесе, менеджер, обжигальщик, склад мөдире һ.б.

Шулай ук эшсез гражданнарга мәшгульлек үзәгенең  мәгълүмати тупланмасында булган  буш эш урыннары  белән танышырга мөмкинлек булды.

Үзәк хезмәткәрләре ярминкәдә  катнашучыларга эшне интернет-ресурслар аша да табып булганлыгын аңлатты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International