Казанда инклюзив театр мәктәбе ачылачак

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

8 июнь көнне Казанда “Инклюзион” инклюзив театр мәгарифе мәктәпләренең төбәк челтәре филиалы ачылачак. Әлеге мәктәп Алишер Усмановның "Сәнгать, фән һәм спорт" Хәйрия фонды ярдәмендә төрле мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен булдырылачак. Партнеры һәм мәйданчыгы булып “Угол” иҗади лаборатория торачак.

Инклюзив театр мәктәбе үз эшчәнлеген 2016 елның башыннан Мәскәүдә гамәлгә ашыра. Бу вакыт эчендә (ГИТИС, Школы-студии МХАТ, Щукинский институт) әйдәп баручы театр мәктәпләре ярдәмендә 4 инклюзив спектакль булдырыла. 2017 елның февраль аенда мәктәп базасында "Инклюзион" иҗади проектлар үзәге оештырыла.

Беренче ел укытуларының нәтиҗәсе буларак спектакль тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар үз эшен тамашачыга күрсәтергә тиеш була –бу укуның мөһим өлеше.

 Ачылу программасы:

8 июньдә:

11:00 – 12:00 – педагоглар һәм катнашучыларның танышуы,

12:30 – 14:00 – сәламләү, яңа катнашучылар белән танышу,

14:20 – 15:00 –сөйләм буенча тренинг,

15:00 – 16:00 – чәй эчү

16:00 – кураторлар һәм педагоглар очрашуы, фикер алышу дәресләре

9 июньдә:

11:00 – пресс-конференция

13:00 – сәламләү, яңа катнашучылар белән танышу,

13:30 –пластика буенча тренинг,

14:20 – 15:00 –режиссер белән практика

16:00 – кураторлар һәм педагоглар очрашуы, фикер алышу

Өстәмә мәгълүмат:

Алена Кожевникова,

"Инклюзион" иҗади проектлар үзәге,

Пиар-менеджер

a.kozhevnikova@so-edinenie.org

+7 910 449-07-32

 

Инна Яркова

"Угол" иҗади лаборатория директоры

inna_yarkova@mail.ru

+7 917 261-26-88

 

Анжела Фәтхуллина

"Угол" иҗат лабораториясе администраторы

ugolart@gmail.ru

+7 917 245-44-87

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International