Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды.
Консилиум барышында 17 гаилә эше каралды. Шуларның 2се булмаганнар эшләре буенча комиссия карары буенча расланган. 9 гаилә буенча эшкә анализ ясалган, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 67 балигъ булмаган гражданның җәйге ял вакытында планы каралган.