Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бүген, 3 майда, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәктәге халыкны кабул итү бүлмәсендә республика халкын кабул итте.

Мөрәҗәгатьләр тематикасы балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү белән бәйле иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кабул итүгә чакырылган гражданнар арасында күп балалы әниләр, аз тәэмин ителгән гражданнар, иҗтимагый оешма вәкилләре булды.

Барлыгы кабул итү барышында 10 кеше аңлатмалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International