Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган комплекслы дәрес узды.
Дәрес сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Чараның теоретик өлешендә тәрбияләнүчеләр презентация карады.
Соңыннан балалар үз куллары белән открыткалар ясады.