Түбән Кама районында истәлекле чаралар узды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Камада ЧАЭСындагы аварияларда һәлак булганнар истәлегенә митинг уздырылды. Әлеге чарада Түбән Кама башкарма комитеты вәкилләре, Түбән Кама шәһәренең предприятие, оешма, идарә җитәкчеләре катнашты.

Митингта катнашучылар алдында "Союз Чернобыль" шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Демидов, ветераннар Советы рәисе Казбек Ризванов чыгыш ясады.

Шундый ук чара Кама Аланы бистәсендә 10.00 сәгатьтә ЧАЭС авариясе ликвидаторлары һәйкәле янында митинг узды.

Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә Түбән Кама районының халыкны социаль яклау идарәсендә радиация һәлакәтеннән зыян күргән 214 кеше исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International