Май аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә бәйле рәвештә хәбәр итә.

РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәр булачак.

Эшчеләргә ял көннәрен hәм эшсез бәйрәм көннәрен дөрес, уңайлы туры китерү максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “2017 елда ял көннәрен күчерү” исемле 2016 елның 4 нче августыннан 757 нче Карары нигезендә, 2017 нче елда 7 нче гыйнвардагы ял көне 8 майның дүшәмбесенә күчерелде.

Шул рәвешле, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 29,30 апрель, 1, 6, 7, 8 һәм 9 май ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International