Яңа Савин районында 13 фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары исәптә тора, Авиатөзелеш районында – 9 кеше. Фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне кысаларында, 11 апрель көнне аларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Апрельнең икенче яртысында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен хәйрия төшке ашы үткәреләчәк.