Республикада “Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге проект ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясенең Региональ бүлеге ярдәме белән гамәлгә ашырылып килә.
Исегезгә төшерәбез, “Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән попечительләр советы утырышлары Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында узды.
Киләсе чаралар Әгерҗе районы "Ласка" һәм Менделеевск "Кама таңнары" приютларында узачак.