Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Яр Чаллы картиналар галереясында булып кайтты.
Күргәзмә залында 2016-2017 уку елының 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның эше тәкъдим ителде.
Үзәк карамагындагылар экскурсоводны бик игътибарлы итеп тыңлады. Аеруча зур игътибар белән балалар "Шүрәле" әкияте мотивлары буенча ясалган декоратив-гамәли сәнгать эшен карады.