Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар арасында узган “Кешегә хшылык бүләк ит” гамәли-сәнгать конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүне Хуҗин Рамазан яулады. Аның эше крокодил Гена һәм урыс матрешкалары жюри фикере буенча иң яхшысы булды. Икенче урынны лаеклы рәвештә Мартынов Артурга, өченче урын Хамитова Алинага бирелде.
Күпчелек эшләр әкият геройлары һәм яз темасына багышланган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, чара кысаларында ярдәм мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелде.