"Ышаныч" үзәге белгечләре 3 нче шәһәр сырхауханәсендә мәгълүмати чара оештырды

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Кичә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 3 нче шәһәр сырхауханә медицина персоналы белән чираттагы очрашу уздырды.

Сәламәтлек саклау учреждениесенең хезмәткәрләренә үзәк эшчәнлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү тәртибе, шартлары, түләүсез социаль хезмәт күрсәтүгә хокукы булган гражданнарның исемлеге турында мәгълүмат бирелде.

 “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты тыңлаучыларда аерым кызыксыну уятты. Очрашуда әлеге проектны гамәлгә ашыру кагыйдәләре яктыртылды, килешү төзүнең тиешле таләпләре һәм шартлары турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International