Менделеевск "Өмет Яры" үзәгендә "Чәчәкләр калейдоскобы" проекты старт алды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Чәчәкләр калейдоскобы" проектының беренче этабын гамәлгә ашыруга керештеләр.

Шушы көннәрдә педагог-психолог Наталья Маснавиева һәм социаль эш буенча белгеч Наталья Дьячкова төркемле чара уздырды. Биредә патронатта торучы гаиләләрдән 12 бала катнашты.

Чара ахырында катнашучылар педагог-психолог белән берлектә киләсе очрашуларның планын төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International