Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының командасы бүген Яшел Үзәндә узган чаңгы ярышлары спартакиадасында катнашты.
Җыелма команда составында эшләр белән идарә итүче Елена Артеева, мобилизация әзерлеге һәм гражданнар оборонасы секторының I разрядлы өлкән белгече Родион Романчев, административ-хуҗалык бүлегенең I разрядлы өлкән белгеч Диана Миндрюкова, дәүләт сатып алулары бүлегенең I разрядлы өлкән белгече Фасиль Сафин керде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында министрлык 14 урынны яулады. Шуның белән бергә, шәхси зачетта Артеева Елена икенче урынга лаек булды.