Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лучовский урта гомуми белем мәктәбендә булып кайтты. Биредә белгечләр 8-10 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрде.
Чара "Һөнәри юнәлеш" дип исемләнгән дәүләт хезмәте турында видеоролик карау белән башланып китте. Аннары укучылар кайсы һөнәргә күбрәк тартылуын ачыклар өчен тест язды.