«Астра» үзәгендә ачык ата-аналар көне узды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә.

23 апрельдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган чарага экспертлар сыйфатында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Прохорова, Алабуга районында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Елена Глинская, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Юлия Демина, балалар поликлиникасы мөдире Дарина Кузнецова һәм балалар поликлиникасының педиатрия бүлеге мөдире Лилия Зарипова чакырылды.

Экспертлар күпбалалы гаиләләргә, шул исәптән инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә социаль, медицина, хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Түгәрәк өстәл барышында ата-аналар дәүләт структуралары вәкилләренә сораулар бирделәр, шәхси консультация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International