«Чудо-Дети» үзәге белгечләре Лисичанскида балалар белән интенсив тернәкләндерү курсы үткәрделәр

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

«Чудо-Дети» Дәвалау педагогикасы үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы белгечләре төркеме 6–20 апрельдә Лисичанск шәһәрендә психик тайпылышлары, терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары, травмадан соң стресс бозылулары, эмоциональ-ихтыяр һәм интеллектуаль өлкәләр бозылулары булган балалар белән интенсив тернәкләндерү курсы үткәрде. Луганск Халык Республикасына белгечләр үзләре, ике машинада бардылар, барлык җиһазларны үзләре алып килделәр.

Тернәкләндерү чорында 18 бала дефектология, арт-терапия, сенсор интеграциясе, баш мие стимуляциясе, ДФК һ. б. буенча зур комплекслы хезмәтләр алды.

Моннан тыш, үсешләре бозылган 31 балага витамин комплекслары һәм сәламәтлекләрен торгызу өчен препаратлар тапшырылды. Аларга акчаны Яр Чаллыда яшәүче ваемсыз булмаган кешеләр җыйды. Шулай ук витаминнар һәм балалар сәламәтлеге өчен продуктлар җыярга «Танар» Гаилә клиникасы һәм «АРГО» компаниясе ярдәм итте.

Белгечләр командасы балаларда уңай динамика һәм дәрестән искиткеч нәтиҗәләр билгеләп үттеләр. Әти-әниләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм белгечләрдән кабат килеп, системалы рәвештә тернәкләндерү чараларын үткәрүләрен сорадылар.

Чара «Чудо-Дети» үзәге хезмәткәрләре инициативасы белән башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International