Республикада Мөмкинлекләр фестивале чаралары уза

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

15 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасында беренче тапкыр Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы кысаларында авыр һәм күп төрле үсеш тайпылышлары, шул исәптән интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале уза.

20 апрельдә региональ этап чарасы Яр Чаллыда узды. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин, Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов чыгыш ясадылар.

Мөмкинлекләр фестивалендә 67 һәм 69 нчы мәктәп укучылары, «Кояшкай» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре, «Изгелек» инвалидларны ернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар катнашты. Чара программасында түбәндәге компетенцияләр буенча биремнәр бар иде: нәфис сүз, җыр сәнгате, бисердан эшләнмәләр ясау, туку, интерьер әйберләрен бизәү, пластилин белән рәсемнәр ясау, курчак остасы, станокта бәйләү.

Чара нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International